Яр Чаллы буенча сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле булды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы буенча сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле булды

Тавыш бирү хокукыннан сайлаучыларның 79%ы файдаланды, бу 314 298 граждан.

Яр Чаллыда күпчелек тавышны «Единая Россия» партиясе җыйды – гомуми санның 73%. Икенче урында – КПРФ (6%), өченче урында – «Коммунисты России» (5%), дүртенче урында – ЛДПР (4%).
Саналган бюллетеньнәр буенча, күпчелек тавыш Әлфия Когогинада, «Единая Россия» (62%), икенче урында – Татьяна Гурьева, «Коммунисты России» (15%), өченчедә – Мансур Гарифуллин, КПРФ (4%).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев