Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ярышлардан кайтыр иде дә, диплом-кубокларын һәрбер кешегә күрсәтеп йөрер иде..."

Әлмәт-Норлат трассасы юлында кеше үлеменә китергән куркыныч юл һәлакәте булды.

Биредә “Лада Калина” белән "ГАЗель" автомобильләре капма-каршы бәрелеште (моннан укый аласыз). Җиңел машина руле артында Чаллы кешесе, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Алмас Заһретдинов булган. Аның үлеме бөтен республиканы тетрәндерде. 

Алмас Заһретдинов – билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры һәм халыкара категорияле хөкемдар булган. Аның турында истәлекләре белән Чаллыда милли көрәш федерациясе рәисе, РФ спорт мастеры Айдар Нәҗмиев та уртаклашты (моннан укый аласыз).

Без исә Чаллының 4нче мәктәбе тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Шәфыйкова белән сөйләштек. Соңгы 10 елда Алмас әфәнде әлеге мәктәптә билбаулы көрәш буенча секция алып барган. 

– Алмас Талиповичның көрәш түгәрәгенә егетләр генә түгел, кызлар да бик теләп йөрде. Шундый тыныч холыклы, позитив, бөтен җанын-күңелен яраткан эшенә биреп эшләүче иде ул. Безнең мәктәпкә атнасына 3 тапкыр килеп, яшүсмерләрне көрәшергә өйрәтте. Моннан тыш безнең укучылар «Витязь» спорт мәктәбенә дә барып шөгыльләнделәр. Кызлар-малайларның Алмас әфәндене бик ихтирам иткәннәрен беләм. Ул алар өчен чын авторитет иде. Без – укытучылар әле кайбер балаларны кисәтү максатыннан: «Тренерыгызга әйтәбез!» дип, шелтәләп тә ала торган идек. Ачулана да белми иде бит! Ачуланса да, ничектер бик йомшак килеп чыга иде ул. Барлык ярышларга балаларны үзе алып барды, үзе йөртте. Сөенеп яши белә иде ул! Шул ярышлардан җиңү белән кайткач, спортчыларының диплом-кубокларын күтәреп йөреп, бөтен коллективка күрсәтеп йөри иде. Шундый ачык, бар нәрсәгә үз фикерле, үтә дә сабыр булып истә калачак Алмас Талипович. Берүк караңгы гүре якты булсын! - дип сөйләде Ләйсән Илгизовна. 

Гөлия Ибатуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев