Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылылык сезоны тәмам

Ул быел 210 көн дәвам итте.

Чаллыда 1514 күпфатирлы йортта батареяларны сүндерделәр. “Җылылык сезоны тәмам”, - дип белдерде эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Быел фатирлар җылылык белән 210 көн дәвамында тәэмин ителде. Узган ел белән чагыштырганда 11 көнгә азрак.

«Бу вакытта 92 авария булды. Йортларны җылылыктан өзмичә, проблемаларны вакытында хәл итүгә ирештек», - ди Илья Зуев.

Иң түбән һава температурасы 9 декабрьдә теркәлде. Анда температура - 29,2 градуска җитте. Иң салкын чор гыйнвар булды. Уртача температура -13 градусны тәшкил итте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев