Җырчы Айгөл Шәйхетдинова: «Бер канатым сынды...»
1124
0
Шәйхетдиновлар гаиләсендә авыр кайгы.
Җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы. Айгөлнең әтисе вафат булган.
Әле күптән түгел генә Айгөл әтисенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүләре турында хәбәр иткән иде.
«Хәле нык авыр. Әтиебез өч ел инде урын өстендә. Шулай да без бәхетле, әтиебез исән", - дигән иде ул чакта җырчы.
2 февральдә Айгөлнең әтисе мәңгелеккә күзләрен йомды.
"Әти китте. Ике канатымның берсе сынды. Хуш җаныкаем, минем яраткан әтием", - ди Айгөл үзенең социаль челтәрләрендә.
Җырчы авыр вакытларында яннарында булган кешеләргә рәхмәт әйтте.
Әмирҗан Сәрвәртдин улының урыннары җәннәттә булсын, гаиләсенә, якыннарына Аллаһ сабырлык, түземлек бирсен.
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев