Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы, артист, көрәшче Муса Камалов шатлыгы белән уртаклашты

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артисты Муса Камалов икенче тапкыр әти булды.

Сүз уңаенда, Муса Камалов 1994 елның 2 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Шулай ук параллель рәвештә Бауман исемендәге КГВАМда санветэксперт белгечлеген дә үзләштерә.

Бер интервьюсында Муса Камалов: «Консерваториягә керермен дип уйламадым да, чөнки мәктәпне тәмамлау белән Чаллы уку йортларына документлар тапшырдым һәм шулай көрәш белән җырны бергә алып барырмын дигән идем» дип, уртаклашкан булган.

Тик җырчы егет кайда гына укыса да, эшләсә дә көрәшне ташламаган. Хәтта 2022 елда Минзәләдә үткән Театрлар Сабан туенда көрәш батыры булып та калган.  

– Тормыш иптәшем Гүзәл белән Мурат исемле улыбызга энекәш алып кайттык. Аңа Камил дип исем куштык, – дип сөйләде «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә яшь әти. 

Алга китеп: якын арада Муса Камалов белән тулы интервью дөнья күрәчәк. Безнең белән калыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев