Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Илшат Хәмәдиев: «Җыелган акчаны тиененә кадәр аңа тапшырдым»

Концерт акчасын артист кемгә биргән?

Җырчы Илшат Хәмәдиев Башкортстанның Тәтешле районында хәйрия концерты куйды. Җыелган акчаларны клуб мөдире Розалия ханымга тапшырган. 

"Узган ел Тәтешле районы Йосып авылына концерт белән килгән идек. Клуб мөдире Розалия апа белән дуслашып, хәтта туганлашып киттек. Үткән - сүткәндә кереп чыксам, туган апам кебек каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлап җибәрә. Әмма килгән саен авылның, клубның торышын күреп уйга кала идем. Эх, мин әйтәм, моның күперләренә такта алып булса да җәйсәң иде. Розалия апа белән уйлашып, быел клубта хәйрия концерты куярга булдык. Җыелган акчаны тиененә кадәр аңа тапшырдым",- ди Илшат. 

Концерт ахырында Рәмзия ханым сәхнәгә үзе менгән. Җыелган 23 мең сумны клубка аппаратура алуга тотачакларын әйткән. Юлларны, клуб торышын инде яхшыртырга өлгергәннәр. Ә менә авыл кешеләренә бәйрәм ясар өчен колонкалар, ноутбук, хәтта микрофоннары да юк икән.

"Аллаһ боерса, быел яңа елны матур итеп, аппаратуралар белән үткәрәчәкбез", - дип шатлыгын җиткергән клуб мөдире. Авылдашлары арасыннан артистлар да эзли башлаганнар.

Илшат Хәмәдиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев