Җырчы Ринат Рәхмәтуллин төркемендә үзгәрешләр бар
Аның концерт директоры алышынган.
Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның иҗат төркемендә яңалыклар бар. Ул концерт директорын алыштырган.
"Тормыш китабы" программасын язган Эльвира Хамматова төркемнән киткән.
Ринат Рәхмәтуллин әйтүенчә, тавыш-гаугасыз матур гына аерылышканнар.
Хәзер аның концерт директоры - Хәния Фәрхинең элеккеге администраторы Раил Нуриев.
"Ринат Рәхмәтуллин белән Хәния апа Фәрхи дуслаштырып калдырды.
Ринат абый: "Раил миңа синең булышлыгың кирәк", дип шалтыратты. Ә мин дусларга «юк» дип әйтә алмыйм! Бергә эшләрбез", - диде Раил Нуриев "Шәһри Чаллы" журналистына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев