Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның сере бар

Бу хакта ул «Күңел» радиосында «Әңгәмәдәш» тапшыруында сөйләде.

«Тукта яңгыр», «Тормыш китабы», «Картайма әле, әнкәй» җырлары белән популярлык казанган автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин «Күңел» радиосында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Бүген Чаллыда аның концерты була. «Мин Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар кебек лазерлы, утл шоу куймыйм. Үземнең җырларымнан төзелгән концерт күрсәтәм», – диде.

Җырларыгызны тере тавышка җырлыйсызмы дигән сорауга ул:
«Анысы сер», – дип җавап бирде. 

Җырчы үзе язган «Эзләп таптым сине» җырына клип төшерергә җыена. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Ринат Рахматуллин