Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл-патруль хезмәткәрләре эшкә чакырыла

Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасына эшкә чакыра. Кандидатларның 40 яшькә кадәр булуы, ким дигәндә урта һөнәри белемле, армиядә хезмәт иткән булуы, машина йөртү таныклыгы, сәламәтлеге буенча туры килүе (А категориясе) шарт.

Алты ай стажировка үткәннән соң хезмәт хакы 32 мең сумнан башлана. Шулай ук айлык өстәмә түләүләр, вазифаларны бик яхшы башкарган өчен премияләр, матди ярдәм күрсәтү каралган. Бер ел хезмәт ел ярымга исәпләнә. РФ законнарында каралган социаль гарантияләр бар. 

Эшкә килергә теләүчеләр Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. 8 (8552) 37-96-73, 8 (8552) 37-96-54 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. 

ЮХИДИ бүлеге үзе теләп эштән киткән эчке эшләр хезмәткәрләрен дә чакыра. Аларның хезмәт стажы кире торгызыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев