Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮВТ-24 тулысынча кәрәзле телефоннарга төшерелгән яңалыклар чыгарылышын эфирга чыгарды 

Кадрлар өчен рәсемнәр дә, интервьюлар да, студиядә алып баручы да гаджетларга төшерелгән.

 

ЮТВ-24 каналы эфирына сюжетлары   мобиль җайланмаларга төшерелгән   яңалыклар чыгарылышы чыкты. Иҗади һәм техник эксперимент кәрәзле телефонның туган көненә туры китерелгән. 

« Безнең өчен   эштә профессиональ камераларны түгел, ә мобиль җайланмаларны гына куллан у кызыклы булды . Шул ук вакытта телевизион стандартларга якынайтылган материалларның сыйфатына ирешү максаты куелды», – дип сөйләде телекомпаниянең баш мөхәррире Людмила Воронина. 

Сюжетлар әзерләгәндә һәм чыгарылышны төшергәндә өч кәрәзле телефон, стабилизатор, радиопетличка, селфи-таяк һәм квадрокоптер файдаланылган.  Барлык рәсемнәр дә, интервьюлар да, студиядә алып баручы да   телефоннарга   төшерелгән. 

"Пандемия кызган чагында без коллективның шактый өлеше сафтан чыгарга мөмкин дип курыктык. Безнең көндәлек яңалыклар, һәм аларны теләсә кайсы очракта эшләргә кирәк иде — тамашачылар бездән оператив мәгълүмат көтеп торды. Ул чакта без нинди резервлардан файдаланырга мөмкин, чыгарылыш теләсә нинди хәлләрдә эшләргә мөмкин булсын өчен нинди эш схемасын гамәлгә кертү турында уйлый башладык.  Бүген без менә м ондый вариантны  сынап карадык", — дип билгеләп үтте Людмила Воронина. 

Махсус чыгарылышны әзерләүдә «Татар-информ» МА хәбәрчесе Равил Мөкменов катнашты. Ул сюжетларны режиссер   буларак   төшерде, монтажлады, телекомпания коллективы белән бергә гадәти булмаган проект идеясен тормышка ашырды. 

"Без төшергәндә, минем өчен иң көтелмәгән хәл   -   кешеләрнең реакциясе. Телевизиончыларның аларга профессиональ камера белән түгел, ә телефоннар белән килүләре беркемне дә гаҗәпләндермәде. Барысы да гадәти кабул ителде, әйтерсең лә шулай булырга тиеш», - дип уртаклашты Равил Мөкменов. 

Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулыдан актуаль темаларга сюжетлар тәкъдим ителә. Материалларның берсе кәрәзле телефон эволюциясенә багышланган. 

«Татмедиа» АҖнең «ЮВТ-24» телепроекты 2021 елның 10 февралендә эшли башлады. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерде һәм нефть төбәгенең мәгълүмат үзәгенә әверелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев