“Забота” кушымтасын үз смартфоннарына 5 меңнән артык татарстанлы күчереп алган
2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча махсус “Кайгырту” (“Забота”) дип исемләнгән яңа платформа булдырылды.
Әлеге кушымта ярдәмендә кулланучылар 13 социаль чара буенча тулы мәгълүмат ала ала. Ел ахырына кадәр бу санны 15кә кадәр арттырырга мөмкиннәр.
1 июнь мәгълүматларына караганда, әлеге махсус социаль кушымтаны үз смартфоннарына 5 меңнән артык татарстанлы күчереп алган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев