Заправкада чират торып эшкә соңга калу куркыныч түгел
Бу хакта Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе хәбәр итте.
Ягулык салу станциясендә чиратта тору эшкә соңга калуның җитди сәбәбе булырга мөмкин. Бу хакта Россия бәйсез профсоюзлар федерациясенең (ФНПР) коммуникацияләр департаменты хәбәр итте.
Белгечләр әйтүенчә, бу сәбәп ашыгыч һәм форс-мажор хәл дип саналырга тиеш. Мондый очракта җитәкчегә, сәбәбен күрсәтеп, соңга калу турында вакытында хәбәр итәргә кирәк.
Хөкүмәт белән киңәшмә вакытында илбашы Владимир Путин Россия төбәкләрендә ягулык белән проблемалар вакытлыча, дип белдерде.
Фото: ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев