Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Нагаева - мәртәбәле фестиваль җиңүчесе

«Бу - халкымның җиңүе», - ди ул.

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева исеме җыр сөючеләргә яхшы таныш. Уфада яшәсә дә, Татарстанда узган чараларда да актив катнаша ул. 

Зифа ханым "Өченче бөтенроссия каз өмәсе" фестивалендә "Әнкәемнең ак казлары" җыры белән катнашты. Авылдагы балачак, әни турындагы күңелләрне айкый торган җыры жюри югары бәяләде. Мөслимдә татар өе музей комплекста узган чарада Зифа Нагаеваның бәйге - фестивальдә беренче урын алуы билгеле булды. 

"Бик матур чара. Әниле, казлы балачагыма кайткан кебек булдым. Хәтирәләрем яңарды. Җырымны югары бәяләгәннәре өчен, шундый кирәкле милли чара уздырган өче бөтендөнья татар конгрессына, "Ак калфак" оешмасына рәхмәт. "Әнкәемнең ак казлары" җыры белән җиңү - ул халкымның җиңүе", - диде күпкырлы талант иясе Зифа Нагаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Нагаева #tatmediajunior #жырлар #татарча #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики