Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Зилә Кавиева: «Авылның чишмә суында моң бар»

Аның белән күптәннән аларның гаиләсе белән танышасы килеп йөри иде. Алар үзләренең бердәм, тату булулары белән игътибарны җәлеп итеп торалар.

«Шәһри Чаллы» оештырган «Халык талантлары: гөрләтәбез!» проектында җиңүчеләрнең берсе – Тукай районы Яңа Бүләк авылы егете Илфат Әхмәтҗанов. Аңа бәйгенең сайлап алу турыннан үтеп, «Пятачок» сәхнәсендә чыгыш ясау насыйп булды. Моңа кадәр аның җырлавын шулай ук җыр-моңга гашыйк апасы Зилә Кавиева үзенең социаль челтәрләренә куйгалый иде. Гомумән, Зиләнең интернетка куйган фото-фидеоларыннан күреп, күптәннән аларның гаиләсе белән танышасы килеп йөри иде. Алар үзләренең бердәм, тату булулары белән игътибарны җәлеп итеп торалар. Илфат Әхмәтҗанов «Пятачок»та чыгыш ясаганда да аңа кул чабып тору өчен күбәү булып җыелып килделәр. Өстәвенә, Зилә Кавиева Яңа Бүләктән талант ияләрен барлап, чыгышларының видеоязмасын безнең конкурска җибәреп торды. Нәтиҗәдә, бер авылдан дистәләгән катнашучы җыелды. 
– Зилә, «Пятачок» ничек сиңа? Элек булганың бар идеме?
– Искиткеч! Бик күңелле монда. Беренче тапкыр килдем, ярый энем җырлап, сәбәбе чыкты. Чаллыда бергә укыган дуслар да гел чакырып тора иде, «Пятачок»та очрашыйк дип. Рекламаларны күреп тә кызыгып йөри идем. 

– Бүген энең чыгыш ясады. Әле моның кадәр халык алдында җырлаганы булмагандыр?
– Авыл сәхнәләрендә генә. Җырлаганын да калтыр-колтыр гына видеога төшердем. Бер караганда горурландым, икенче яктан борчылдым. Тавышы өзелмәсен дип тә курыктым. Көн саен җырлаган кешенең тавышы куелган була, энем бит бәйрәмнәрдә генә әллә нигә бер җырлый. Әмма барысы да бик яхшы үтте. 

– Зилә, сезнең гаиләгез – Яңа Бүләк авылында танылган иҗади династия. Бу нәселдән киләме?
– Әйе, әтиемнең әтисе Мөҗәхит бабай Фәимә әби белән шушы авылда гомер кичерделәр. Бабаем бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров белән бик дус иде. Илһам абый авылга кайткан саен, бабай янына кереп, яшьлекләрен искә төшереп, җырлашып чәй эчеп утыра торганнар иде. Аларның тормышлары авыр елларда узса да, җырга һәрчак урын булган. Ул чактагы концертларны әле без дә хәтерлибез. 

– Хәзер сез дә шул традицияләрне дәвам итәсезме?
– Әтиебез Сәлмән 30 елга якын мәктәп директоры булып эшләде. Ул бик сәләтле кеше: матур җырлый, илһамы килгәндә шигырьләр дә яза. Үзем дә җырлыйм, Илфат энемнең да музыкаль сәләте бар. Әтинең энесе Зөфәр абый да бик моңлы җырлый иде. Татар эстрадасында танылган музыкаль гаилә Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисовалар әни ягыннан туганнар. Авылның чишмә суы шундыйдыр инде, барыбыз да җырга гашыйк.

– Авылыгыз клубында бу форсатны кулдын ычкындырмыйлардыр?
– Әйе, авылыбыз белән ял итәбез. Менә тиздән «Капка төпләре» башлана. Бу – уникаль проект, авылыбыздагы бик күңелле традиция. Клубтагылар белән берләшеп, билгеле бер кешеләрнең капка төбенә җыелабыз. Авыл советына кергән дүрт авылдан үрнәк гаиләләр килә, җырлашып, урамда тәмле чәйләр эчеп утырабыз. Килгән берсе күчтәнәчләр алып килә. Атна саен диярлек 30-50шәр кеше җыелабыз. Беренче тапкыр килгән кешеләр моңа искиткеч дип хәйран калалар.

– Зилә, синең статусларыңны карап барам. Сез гаиләгез белән кайларда гына катнашмыйсыз. Авылыгызда узган бер чара да сездән башка үтми бугай.
– Мин хәзер Әлмәт районында кияүдә. Шуңа да карамастан, ялларда Яңа Бүләккә кайтырга тырышабыз. Гаиләбез белән һәр чарага барбыз. Әти белән әни авылның халык театрында уйныйлар, «Нур» халык театры һәм «Илһам» вокаль ансамбле солистлары булып торалар. Энем Чаллыда заводта эшләсә дә, сәнгатьтән читтә калмый. Әти әле дә укыта, әни пенсиядә, мәчеткә йөриләр. Кыскасы, без һәрвакыт иҗат казанында. 

– Зилә, синең бит махсус рубрикаң бар – нәрсә күрәсең шуның турында җырлыйсың. Бәрәңге, сирень, кыстыбый һәм тагын әллә нәрсәләр турында. Каян сүзләрен истә калдырып бетерәсең шул хәтле җырның?
– Бер танышым җырның көен генә тыңлыйм ди. Ә миңа сүзләре күңелгә үтеп кермәсә, ул җыр минем өчен юк. Сүзләре тирән булган җырларны тиз отып алам, бер тыңлауда истә кала. Аннары шул әйберне күрсәм, җыр искә төшә дә җырламый түзеп булмый. Улым да шундый: 4-5 яшьтән бирле концертларга йөри, җырларга битараф түгел, үзе сорап билетлар алдыра. «Билетон начальнигы» дим мин аны.

– Иҗади булгач, гаилә бәрәмнәрегез ничек уза?
– Бәйрәмнәребез бик матур уза, без хәләл өстәлләр генә әзерлибез. Алкогольсез дә күңелле ял итәбез. Баянга кушылып җырлашып-көлешеп утырабыз. Күрше Назыйр абыйлар гаиләсе килеп кушыла. Без хәзерге «шырдый-бырдый» җырларны түгел, халык җырларын сузып, бормалап җырлыйбыз, елыйбыз, барысын да искә алабыз. Әти-әнине дә туган көннәре белән яннарына басып җырлап котлыйбыз. Кайвакыт эмоцияләрдән елап та куябыз... Без эшләгәндә дә җырлый-җырлый эшлибез. Ел саен 25 сутый җиргә бәрәңге утыртабыз, елына 400 чиләктән артык уңыш алабыз. Авыл тормышы шулай эш, ял бергә үрелеп кайнап тора. Туганнар белән дус-тату яшибез, Аллаһка шөкер. 
/ Зилә Кавиева якыннары арасында. / Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Шәһри Чаллы"дан пятачок Халык талантлары