Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

МЧС инспекторы Зиннур Мостафин: «Боз астына төшеп китүең бар»

Чаллы коткаручысы кисәтә.

Кама елгасының боз катламы төрле урында төрлечә. 50 см-лы урыннар да, боз катламы 20 см калган җирләр дә бар. Боз өсте көн саен үзгәреп тора һәм гомереңне куркыныч астына куярга кирәкми, ди инспекторлар. 

"Боз көннән-көн ныклыгын югалта. Катламы калын булса да, ярылып су астына төшеп китүең бар. Ул йомшара. Мәләкәс елгасының Кыңгыраулы күпере тирәсендә һәм Түбән Кама сусаклагычының түбән бьефында су чыккан участоклар бар. Соңгысында кыш буе су чыгып торды. Андый урыннарга, әлбәттә, керергә ярамый. Шулай ук чишмә, агымсуларның елгага кушылган өлешләре дә куркыныч. Анда боз катламы юка була", - ди МЧС хезмәте инспекторы Зиннур Мостафин.  

ГИМС хезмәткәрләре игътибары үзәгендә хәзер балыкчылар. Боз катламы үзгәрүенә карамастан, алар кармакларын ташларга уйламый. Кама елгасында тезелеп утыралар. Инспекторлар һәрберсе белән сөйләшеп кисәтү ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев