Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева: «Илһам Шакиров - татар җырын иң биек планкада тоткан җырчы»

Җырчы остазы, бөек җырчы турында сөйләде.

Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган көне. 
Шул уңайдан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 
Ул аны татар җыр сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән  титаник җырчы дип бәяләде. 
Илһам Шакировның хезмәтенең әһәмияте турында сөйләде:  
- Илһам Шакиров иҗатының татар җыр сәнгате үсешендә әһәмияте гаять зур. Аны үлчәүләргә салып үлчәп бетереп булмый. Илһам Шакиров - үзеннән алдагы буын җырчылардан эстафетаны алып, Аллаһы Тәгалә биргән зур таланты, белеме, кабатланмас моңы, фидакарь хезмәте белән татар җырының куәтен, аның тирән моңын, гамен дистләгән еллар буена башка милләтләр дә сокланырлык итеп иң биек планкада тоткан җырчы. 

Бөек халыкның бөек сәнгате дә булырга тиеш. Илһам Шакиров үзенең җырлары аша татар милләтенең бөеклеген гомере буена исбатлап яшәде. Ул үзе җырлаган дәвердә һәм калдырган бай мирасы белән халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә. 
Татар җырының яшәвен теләсәк, без барыбыз да: укытучылар, җырчылар, ата-аналар Илһам Шакиров мирасын аңлап, аны балаларның күңеленә сеңдерергә һәм киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиешбез. 
Илһам Шакиров турындагы истәлекләрне газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөһрәсәхәбиева шоу бизнес Илһам Шакиров