Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә Сәхәбиева: «Ринат Гобәйдуллин диңгез кебек тирән фикерле җырлар язды»

Кызганыч, ул бөтен җырларын, күңелендә йөрткән сүзләрен халыкка җиткерә алмады кебек...

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор Ринат Гобәйдуллинның «Күңелеңә авыр алма» җырының тарихын искә төшерде. 

«Без берара Ринат Гобәйдуллин белән дус булып яшәдек. Ул безгә килә иде, без Чаллыга килгәндә аның янына керә идек. Ринат  диңгез кебек саф, тирән фикерли торган иҗат кешесе иде. Соңгы очрашуыбыз «Энергетик» мәдәният сараенда булды. Шунда иҗат турында сөйләштек. Кызганыч, ул бөтен җырларын, күңелендә йөрткән сүзләрен  халыкка җиткерә алмады кебек. Йөрәгенә җыеп барган һәм кинәт арабыздан китеп тә барды. 

 Ул бик яхшы җитәкче иде, җитәкче булдыксыз булса ул җитәкләгән иҗат коллективы «Сердәш» ансмабле кебек озак яши алмас, шәкертләре сагынып искә алу концертлары оештырмас иде.

Ринатның «Күңелеңә авыр алма» җырын башта мин җырлаган идем. Мине тыңлап, бу җырга Хәйдәр гашыйк булды һәм аның өйрәнеп, радио фондына яздырды. Белүемчә, бу җыр Хәйдәр Бигичев язмасында гына фонда саклана, – диде ул.

Җырчы Ринат Гобәйдуллинның  үзе башкаруындагы тагын берничә җырга да тукталды: 

«Мин аның «Ялгыз ана» җырын да җырладым. Дөрес, миңа җырның беренче варианттагы сүзләре ошамаган иде. Анда сүз җилбәзәк, җитди булмаган хатын-кыз турында барды. Шуңа күрә аның сүзләрен үзгәрттем. «Бир кулыңны гүзәлем» җырын да башкардым. Ике җырны да Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле белән радио фондына яздырдык. Димәк, бу җырлары белән Ринат Гобәйдуллин татар халык күңелендә мәңге яши». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева бер җыр тарихы Ринат Гобәйдуллин