Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 29нчы санлы гимназиясендә «Татарча диктант» акциясе узды

Зөләйха Минһаҗева: «Тиз яздылар, миңа җиңел булды.»

13, 14, 15 октябрь көннәрендә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак. Быел ул сигезенче тапкыр уза.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Узган еллардагы кебек үк диктантны билгеле мәйданчыкларда кәгазьгә яки онлайн форматта (махсус сайтта) клавиатура ярдәмендә язып була. Онлайн диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белеп була ди оештыручылар. Ә оффлайн мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була. 

Чаллы мәктәпләрендә дә бүген иртәнге 9дан диктант язу акциясе башланып китте. 29нчы санлы татар гимназиясендә быел да диктант язар алдыннан укучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар тамаша залына җыелды. Анда талантлы укучылар һәм мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясады. Бу юлы мәктәпкә танылган шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева, “Татар радио”сы алып баручысы Алинә Искәндәрова, “Күңел радиосы” алып баручысы Әдилә Идрисова, “Шәһри Чаллы” журналисты Айзирә Имамова килде. Сүз уңаеннан, Алинә дә, Әдилә дә әлеге гимназияне тәмамлаган укучылар.

“Гимназиябезгә килеп мондый чараларда катнаша алуыбызга без бик шат,”- ди кызлар. 


 Мәктәп директоры Луиза Гатауллинаның хәер-фатихасын алганнан соң, классларга таралышып, диктант язу башланды. Бүген акциядә гимназиянең 8-11 класслары катнашты.  Йөзгә якын ата-ана, әби-бабайлар да үзләренең белменәрен тикшереп карарга килде. Бер сәгать дигәндә диктантлар язылып, укытучыларга тапшырылды да.

Шагыйрә Зөләйха Минһаҗева диктантны туры эфирда да, оффлайн да яздырды. Эшләр тапшырылганнан соң ул татар гимназиясендәге җылы мохиткә һәм укучыларның тәртипле булуларына игътибар итүен әйтте.

“Тавышланып, сораулар биреп бүлдерүче дә булмады. Диктантны да тиз яздылар, миңа җиңел булды,”- диде ул. 

Быел Татарстанда язылачак диктант өчен Рөстәм Галиуллинның “Васыять” романыннан өзекләр сайланган. Төбәкләр һәм чит илләр өчен текстлар башка.

Әлеге акция узган ел бөтен дөнья буенча 1200 шәһәрдә узды. Диктант язуда 1 миллионнан артык кеше катнашты. Турыдан-туры эфирда трансляция караучылар саны - 198 592.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев