Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Зөлфия Солтанова: «Укучы редакторның киткәнен сизәргә тиеш түгел»

Егерме елга якын «Челнинские известия» газетасын җитәкләгән Зөлфия Солтанова үз теләге белән лаеклы ялга китте.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа Мактау грамотасы тапшырды, журналистика өлкәсендәге күп еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Зөлфия Солтанова менә дигән коллектив булдырды. Газета хәзер Татарстан һәм Россия күләмендә танылган басмаларның берсе. Баш редактор иң авыр чорларда газетаны саклап калу, аның яңа йөзен булдыру өчен барысын да эшләде», – диде мэр.
Без коллегабыздан  киләчәккә планнарын, журналистика һөнәренең никадәр якын булуы турында сораштык. 
– Зөлфия Нәбиевна, сез озак еллар журналистикада. Хезмәт юлыгыз турында сөйләгез әле?
 –Мин  1993 елдан бирле журналистикада. Хезмәт юлымны «Челнинские известия» дә башладым. Декрет ялыннан «Вечерние Челны» газетасына чыктым. Анда 12 ел эшләгәч, «Челнинские известия»гә баш  редактор итеп чакырдылар. Бу еллар бер-берсеннән аерыла – минем бурычларым да, вазгыять тә башка иде. «Вечерние Челны»да эшләгәндә ирекле, кыю темалар күтәрә идем, тәнкыйть материаллары яздым. Журналист буларак та шул елларда формалашканмындыр. «Челнинские известия»дә миңа газетаны кеше укый торган, кызыклы итү, яхшы коллектив туплау бурычы куелды. «Татмедиа»да беренчеләрдән булып сайт эшен оештырдым. Алдан күреп, дөрес юнәлеш алубызны вакыт үзе раслады.  «Челнинские известия»дә  эшләү миңа ошый иде. Баш Редактор буларак үземнең миссиямне үтәгәнмендер дип саныйм. Газетабызны яратып укыйлар, язылалар. Сайтның да позицияләре яхшы – ул укучылар саны, трафик буенча республика сайтлары белән бер дәрәҗәдә. Шуңа киткәндә дә күңелемдә авырлык булмады – мин үз артымнан яхшы эз калдырам. 

– Иң зур казанышыгыз дип нәрсәне атар идегез? 
– Мөгаен, миннән башка да  эшне дәвам итә ала торган эшчән коллективтыр. Мин тырыш коллектив тупладым. Укучы мөхәррирнең киткәнен сизәргә тиеш түгел. Әгәр коллектив көчле, сәләтле икән, укучы өчен анда кем баш мөхәррир булу мөһим түгел.
Мәкаләләр аша кешеләргә ярдәм итә алу аеруча сөендерә. Исемдә, 90нчы еллар азагында редакциягә бер хатын-кыз шалтыратты. Аны ире яралаган да, тормыш иптәшен төрмәгә утыртканнар. Хатын-кыз хәрәкәт итә алмый, урында ята иде, яшәргә акчасы да юк, ә кулында ике кечкенә бала. Ул инде соңгы чиккә җиткән иде – үз-үзенә кул салу турында да уйлый башлаган. Шул хатын-кыз турында материал чыккач, аңа шәһәрдәшләр бик күп ярдәм итте. Соңрак ул мине эзләп тапты, редакциягә, авыр вакытта ярдәм кулы сузган өчен, рәхмәтләр әйтте. Безнең профессиядә мондый язмышлар күп очрый. «Челнинские известия»дә кеше язмышларын яратып укыйлар, позитив материаллар да күп. Мәсәлән, агачтан төрле әйберләр ясаучы бабай турында язган идек. Мәкалә басылгач, аны шәһәркүләм чараларга чакыра башладылар, аның янына балалар, бу тема белән кызыксынучылар йөри башлады. Газета кешегә канатлар куярга, кирәк чакта ярдәм итәргә сәләтле ул. 

– Сезнең эштән китү турындагы карарны коллектив ничек кабул итте?
– Бик хисле генә саубуллаштык. Күпләр өчен бу көтелмәгән яңалык булды. Әмма аларның сораулары туса, мин һәрвакыт ярдәмгә әзер. 

– Зөлфия Нәбиевна, Сез гомерегезне журналистикага багышладыгыз. Моңа үкенмисезме? 
– Һөнәремне дөрес сайлаганмын, дип уйлыйм. Безнең эш бик кызыклы – гел ниндидер ачышлар ясыйсың, яңа кешеләр белән танышасың, күп нәрсә беләсең. Һөнәрем аркасында күп илләрдә булып кайттым, хәтта командировкаларга да йөрдем. Мисал өчен, ике тапкыр автомобильләрнең тест-драйвында катнаштым. Безнең басмабыз шактый популяр иде, мин үзем дә машина йөрткәч, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым. Машинаны сынап карау өчен Франциягә, аннан Сербиягә бардым. Англиягә, Италиягә, Израильгә дә журналист буларак бардым. «Вечерние Челны»да эшләгәндә Швециягә тикшерүләр алып баручы журналист буларак чакырдылар. Һөнәрем аркасында Америкада да булып кайттым. Мин журналистикада шундый рәхәт вакытта эшләдем. Төрле мөмкинлекләр бар иде – дөнья да күрдем, күп кешеләр белән дә таныштым. Мәдәният турында язарга ярата идем, шунда рәссамнар белән таныштым. Аларның эшләренә гашыйк булып, хәзер үзем дә коллекционер, татар рәссамнарының күп картиналары бар. Әле дә милли сәнгать темасына багышланган коллекция туплыйм. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаганыма һич тә үкенмим, журналистика күп ачышлар бүләк итте. 

– Лаеклы ялда нинләр белән шөгыльләнергә телисез? 
– Планнар бар. Безнең өй зур, бакчабыз бар, хоббиларым күп. Хәзер вакытымны шуларга багышлыйсым килә. Гаиләмә, балаларга да күбрәк игътибар бирәсем килә. Велосипед алдым, спорт белән шөгыльләнергә ниятлим, йөзәргә йөрермен. Эшләгән вакытта җитешмәгән ниндидер яңа шөгыль үзләштерәсем килә. Ашыкмыйча һәр мизгелдән, һәр вак-төяктән рәхәтлек аласым килә.
Гүзәл Шиһапова сөйләште
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлфия Солтанова «Челнинские известия»