Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зуев гыйнвар аена килгән квартплата язулары турында аңлатма бирде

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев квартплаталар буенча күп санлы шикаятьләргә җавап бирде. Квартплата язулары белән ялларда бөтен интернет челтәре тулды. Чаллы халкы квартплатаны аеруча да күп килгән дип зарланды.

- Узган ел да гыйнварда шундый ук һава температурасы булды. Суммада артык арту күзәтелми, - дип шәрехләде Зуев. - Һәр мөрәҗәгатьне без эшкәртәбез, шәхси җавап бирәбез. Шәһәрдәшләрдән, беренче чиратта, аңлатма артыннан идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итүләрен сорыйсы килә. Чөнки, барлык инстанцияләрне читләтеп үтеп, мэриягә мөрәҗәгать итәләр, аңлатуны сорыйлар. Без барлык мөрәҗәгатьләргә дә шәхси җавап бирергә әзер.
Җитәкче идарәче компанияләр ялгышлыгы буенча түләүләрне очраклы рәвештә арттыру мөмкинлеген кире какты. Халые социаль челтәрләрдә шуңа да зарланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы