Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Лилия Гатина: «Җиңдермәделәр!»

«Сабан туе гүзәле» бәйгесе финалисты конкурс оештыру дәрәҗәсе турында сөйләде.

Чаллыда 29нчы тапкыр “Сабан туе гүзәле” бәйгесе үтте. 11 татар кызы арасында безнең коллегабыз – “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе журналисты  Лилия Гатина да бар иде. Аны күпләр белә. Җиңүче таҗы да нәкъ менә аңа эләгер сыман иде. Әмма "Сабан туе гүзәле" исеменә Гөлинә Бакирова ия булды. Лилия “Иң заманча кыз” номинациясендә җиңү яулады. 

“Тантанадан соң миңа берничә кеше, юатырга теләп булса кирәк, “журналист булганың өчен җиңдермәделәр сине,”- дип әйтте. Бу сүзләр мине озак уйландырды. Ник соң алайса финалга чыгардылар? Шигем бар иде, әлбәттә, җиңдерерләр микән дигән. Чөнки барлык жюри әгъзалары да мине белә. “Таныш булган өчен генә җиңдерделәр аны” дип әйтүләре бар. Ярар, алай да булсын, тик чын Сабан туе гүзәле булырдай кандидатлар булганда, бөтенләй башка кешегә таҗ кидерделәр. Җиңүче кыз - Гөлинә Бакирова “КаМАЗ” предприятиесендә эшли, бүгенге вәзгыть темасына матур итеп шигырь укыды. Тик Айсылу Ишалинаның баллары да югары, үзе дә янып торган чын татар кызы бит. Аңлавымча, аны яше аркасында төшереп калдырдылар. Ул 2нче гимназиянең 11 сыйныфында укый. Яше туры килмәгәч, ник финалга уздырганнар? Тагын бер нәрсәне аңлап җиткермәдем, бүләкләгәннән соң ни өчен җиңүчегә сүз дә биреп тормадылар икән?.."

Бәйгенең кимчелекле яклары моның белән генә чикләнми. Лилия Гатина "Сабан туе гүзәле" конкурсының бөтен асылын сөйләп бирде. Тулы материалны "Шәһри Чаллы" газетасының 23 июнь саныннан укый аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе гүзәле