Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Резидә Ганиева гаиләсе турында тапшыру чыкты

«Әнием Гөлсем дә катнашты», - ди алып баручы.

Чаллының танылган телевизион тапшырулар алып баручысы Резидә Ганиева турында Татарстан радиосындагы “Безнең заман каһарманнары” сәхифәсендә тапшыру чыкты. Әлеге программа ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. 

Резидә ханым газета укучыларыбызга "Шәһри Чаллы"дан - “Пятачок”ның алыштыргысыз алып баручысы буларак та яхшы таныш. Аның кызы, 2нче гимназиядә белем алучы Таңсылу, балалар өчен оештырылган милли чараларда актив катнаша.  

Журналист Раил Садриев татар җанлы әлеге гаиләгә “Кем ул бүген татар кешесе? Аның яшәү рәвеше, принциплары нидән гыйбарәт? Киләчәктә оныклары белән үз ана телендә сөйләшә алсын өчен ул нишләргә тиеш?” кебек сорауларга җавап эзләп килә. 

“Тапшыруны яздырырга Раил килгәндә әнием Гөлсем дә бездә кунакта иде. Тиз арада гаиләсе, оныгыбыз Айла белән улым Динар да килде. Барыбыз да бергә җыелып сөйләштек, аннары тәмле бәлеш белән сыйландык”, - дип уртаклашты Резидә ханым.

Фотолар Резида Ганиевадан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев