Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Резидә Гасыймова: «Кемнәр соң әле алар шулкадәрле?»

«Көмеш кыңгырау» редакторы, журналист туристларны алдаган блогерлар турында үз фикерен белдерде.

"Бу арада социаль челтәрләр Дубайда яшәүче блогерларның халыкны алдаулары турында язмалар белән тулды. Кызык кына инде бездә кеше. Блогер, җитмәсә
яулыклы дип кенә ничек кешегә бер гарантиясез 100әр мең сум акча күчерәсең инде? Яулык бит ул гарантия түгел, хатын кызның баш киеме. Әмма сүзем бу турыда түгел әле. Миңа нәрсә кызык тоела, бер генә видеосын караганым булмаса да, мин дә бу блогер ханым турында күпмедер беләм икән бит. Чөнки мин укый торган рәсми мәгълүмат чараларында аның кияүгә чыгуы, Дубайга китүе, әти-әнисе белән ыгы-зыгылары һәм тагын әллә ниләр турында 101 кат язылган икән. Менә шуннан уйлап куйдым әле - гәҗит журналларның блогерлар турында язып авыз суын корытулары... дөрес эш микән соң инде ул, гомумән алганда? Кемнәр соң әле алар шулкадәрле? Халыкның алдануы да күпмедер дәрәҗәдә шушы артык игътибар белән бәйле түгелме икән, әйме?

Чаллы гаиләсенең Дубай блогерларыннан сәяхәт туры сатып алып алдануы турында без монда язган идек.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев