Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

8 мартка нинди чәчәк бүләк итәргә?

Чәчәкләр илендә һәр төс бер мәгънәгә ия.

Яз – аллы-гөлле чәчәкләр чорына старт бирә. Көн саен берсен бүләк итсәң дә була төсле. Әмма... Чәчәк бүләк итүнең дә үз нечкәлекләре бар. Кыен хәлдә калмас өчен шуларның берничәсенә тукталып үтик әле.

- Флористика кагыйдәләре буенча, ир кеше үзенең әнисенә, аның мөһимлеген, бөеклеген, чиксез яратуын белдереп, лалә, хризантема яки ромашкалардан торган чәчәк бәйләме бүләк итә ала. Ә сөекле хатынына – мәхәббәт, дәрт һәм матурлык символы буларак, кызыл розалар, зәңгәрсу төстәге дельфиниумнар, кызына исә алсу розалар сайлап алса әйбәт.

- Өйләнмәгән егетләр үзенең сөеклесенә пакьлек символы – ак розалар, лалә, гиацинт бәйләмнәре бүләк итсә, дөрес була. Бәйләмнең бер төрле генә чәчәкләрдән торуы яхшы.

- Бәйләмдә чәчәкләрнең так санда булырга тиешлеге барыбызга да беләбез. Шул ук вакытта беркайчан да 13 чәчәк бүләк ителми. Чәчәк саны 12дән арткан очракта, ул  6га бүленергә тиеш. Конкрет саннар да чәчәкләр телендә нидер аңлата. Мәсәлән, өч һәм биш чәчәк – ихтирам-хөрмәт, җиде – мәхәббәт, тугыз иксез-чиксез ярату билгесе булып тора.

- Сары төсне күпләр аерылышуны аңлата дип белә. Әмма флористлар дуслыкны, туганлыкны аңлата ди. Кояш төсендәге чәчәк бәйләмен егетләр һич шикләнмичә сөйгәннәренә бүләк итә ала икән.

- Чәчәкләр илендә һәр төс бер мәгънәгә ия. Мәсәлән, ак төс - сафлык, хөрмәт, ал - ярату, кызыл - дәртле гыйшык, сыек зәңгәр - ышаныч, зәңгәр - тугрылык, яшел - өмет, сары - эчкерсезлек, көч-куәт, аксыл шәмәхә - буйсыну, куе шәмәхә - дуслык, әфлисун төсе - чытлыклану, горурлык, алтын төсе - дәрәҗәлелекне белдерә.

-Кыю, тәвәккәл, чая хатын-кызларга кызыл роза килешә.

-Тыйнак, оялчаннарга – сары һәм алсу төстәге розалар, лилия чәчкәләре.

-Шат күңеллеләргә төрле чәчәктән эшләнгән зур букет сайлагыз. Кыр чәчәкләрен дә алырга була.

-Иҗади туташ һәм ханымнарга экзотик орхидея алу отышлы. Гербер, цикламен, мускарий аларга бик ошаячак.

-Хуҗабикәләргә, гөл үстерергә яратучыларга чүлмәктәге чәчәк тә ошаячак.

-Хезмәттәшләрегезгә лилия, каллы, гладиолус, ирис, мимоза, нәркис, лалә чәчәге бүләк итегез.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт