Агроном Әлфия Әхмәтҗановадан үсентеләр үстерү буенча киңәшләр
Киңәш-табыш

Агроном Әлфия Әхмәтҗановадан үсентеләр үстерү буенча киңәшләр

– Орлыкны торфка утыртырга кирәк. Сатып алынган туфракта үсентеләр тиешенчә үсми.

– Өстен пыяла яисә пленка белән каплап кую зарур, 5-6 көннән соң, үсентеләр чыккач, ачып җилләтергә кирәк. 
– Бер тәүлек торган суны пульверизатор белән генә сиптерәм. 
– Сальвия үсентесенең башын өзеп алабыз, болай иткәндә аның ян-як тамырлары нык була. 
– Яктылык, җылылык, дымлылык режимын саклау барлык үсентеләр өчен дә мөһим. «Шушы киңәшләрне үтәсәгез, чәчәкләр матур, уңыш мул булыр», – ди Әлфия ханым. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев