Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Алма пирогы камыры

4 төрле тәмле камыр рецептлары - кемгә ниндие ошый, сайлап алыгыз

Йомшак камыр
Кирәкле ризыклар: 3 йомырка, 200гр шикәр комы, 150 гр(6 аш кашыгы)  каймак (сметана), 80 мл үсемлек мае, көпшәкләндергеч (разрыхлитель), тоз, 2 стакан он
Эш барышы:
Йомырканы тоз, шикәр белән болгатып, күпертәбез, каймак өстибез, болгатабыз, үсемлек мае өстибез.Ахырдан иләк аша үткәрелгән он һәм көпшәкләндергеч салып болгатабыз. Табаны майлап, камырны агызабыз һәм өстенә юка туралган алма тезәбез. 180 градуслы духовкада пешерәбез.

Уала торган камыр
Кирәкле ризыклар: 150-160 гр он, 70 гр 15%лы  каймак(сметана), 70 гр ак май, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, ярты чәй калагы сода, 1 чәй калагы серкә (уксус).
Эш барышы: Иләнгән онга тоз, шикәр комы, ак май, каймак, серкә белән болгатылган сода салып йомшак камыр басабыз. Аны җәеп, майланган яки пергамент җәегән табага  салабыз. Камыр эченә кабыгыннан һәм төшеннән чистартылган алмаларны шакмаклап турап салабыз. Өстенә шикәр белән болгатылган каймак (сметана) агызып, 180 градуслы духовкага куябыз. 

Валчыклы камыр
Кирәкле ризыклар: 150 гр ак май, 1әр стакан он, манный ярмасы, шикәр, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), тоз.
Эш барышы: Он, манный ярмасы, шикәр, тоз, көпшәкләндергечне  бергә кушып, 4 өлешкә бүләргә. Бер савытка 5-6 ачы алманы кабыгыннан чистартып, кыргыч аша уарга. Табага бер катлам коры массаны, бер катлам алманы җәя барырга, соңгы катлам – корысы

Төче камыр
Кирәкле ризыклар:450 гр он, 300гр ак май, 150 гр боздай салкын су, 1 чәй калагы тоз. 
Эш барышы: миксерда он, тоз, шакмаклап туралган ак майны болгатабыз, май ваклангач, салкын су өстибез, камырга әйләнгәнче болгатабыз. Мондый камырны кул белән ясарга да була – башта ак майны он куша-куша шакмаклап турыйбыз., су йстәп, тизгенә камыр басабыз. Камырны пакетка салып 2 сәгатькә суыткычка куябыз. Эчлеккә кабыгыннан чистартылган алмаларны турап, 2 аш кашыгы он өстәп салабыз. Теләгән кеше чикләвек, корица, лимон согы өстәргә була. Камырның 2/3сен табага җәеп,эчлек салабыз, калган өлеше белән өстен каплыйбыз. 190-200 градуслы духовкада пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев