Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр

Бәйрәм кунаклары бу көнне ярты миллионлы шәһәрнең һәм «КАМАЗ»ның тарихи кадрлары белән таныша алды.

Яр буе паркы мәйданында масштаблы зур тантана уза – чаллылылар төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар.

Майданга керү алдында шәһәрлеләр өчен Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Бәйрәм кунаклары ярты миллионлы шәһәрнең һәм «КАМАЗ»ның тарихи кадрлары белән таныша алды.

Чаллылыларны бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады, ул үзенең чыгышын беренче төзүчеләрнең хезмәтенә басым ясап башлады: "Төзүчеләр көнен барысы да бергәләп билгеләп үтәләр – ул күптәннән профессиональ кысалардан чыгып, шәһәребездә халыкчанга әверелде. Бу бәйрәм моңа катнашы булган һөнәр вәкилләренә дә кагыла: архитекторлар, геодезистлар, технологлар, монтажчылар, кранчылар, бетончыларга. 

Бүген бу сәхнәдән шәһәрнең барлык төзелеш компанияләре хезмәткәрләрен билгеләп үтәсем килә: "Профит", "Домкор", "Евростиль", "АНГ холдинг", "Талан", "Стройтраст", "Уңайлы торак" һәм башкалар. Безнең төзүчеләр заманча сәнәгать объектлары, яңа торак микрорайоннар, проспектлар һәм юллар төзиләр, социаль объектларны модернизациялиләр", – диде Наил Мәһдиев. 

Төзелеш министры исеменнән шәһәр халкын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Салихов котлады. "Яр Чаллы-республиканың төзелеш тармагы башкаласы. Республикада 104 программа, 7 илкүләм проект, 11 млрд сумлык 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Бу эшләр 4,55 мең объектта башкарыла. Бүген Чаллы республикада тормышка ашырыла торган барлык программаларда катнаша: йортлар төзелә, яңа микрорайоннар, проспектлар барлыкка килә, ишегалды территорияләре, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Барлык эшләр дә вакытында һәм бик югары дәрәҗәдә башкарыла".

Мәйдан сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша барышында шәһәрнең беренче төзүчеләрен, аларның дәвамчыларын, төзүчеләрен һәм тугандаш белгечлекләр хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды. Меңнән артык кеше шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективлары составында төсле театральләштерүдә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев