Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Бакча нигъмәтләрен кышка ничек дөрес туңдырырга?

Файдалы киңәшләр.

Җиләк-җимеш вакыты. Яшелчәләр дә өлгерә башлады. Тынгысыз хуҗабикәләр, җиң сызганып, кышка компот, кайнатма ише әйберләр әзерли. Бакча нигъмәтләрен катырып мәш килүчеләр дә бихисап. Кышка витаминнар саклауның иң яхшы ысулы бу чөнки. Суыту камерасында аларга урын тапсаң, ел әйләнәсе җиләкле ботка, десерт, эчемлекләр табыннан төшмәячәк дигән сүз бит.

Җимешләр
Барлык җимешләрне, әйтик, алма, груша һәм шәфталуны юып, төшләреннән чистартып, өлешләргә бүләргә һәм поднос, тактага тезеп, азык-төлек пленкасы белән урап төрергә кирәк. Каткач, суыткычтан алып, бер капчыкка яки контейнерга тутырырга һәм янә суыту камерасына куярга. Болай эшләгәндә, җимеш кисәкләре бер-берсенә ябышмаячак. Слива һәм абрикосларны яртылаш бүлеп катыру әйбәт. Шулай икән, эреткәннән соң аларның формалары бозылмаячак һәм бәлешләр, десертлар өчен менә дигән «бизәк»кә әйләнәчәк.

Яшелчәләр
Суыткычта урын бар икән, рәхим итеп, теләсә кайсы яшелчәне катырып куярга була. Менә хәзер ташкабаклар өлгерә. Аларны кабыклары калынайганчы, эре орлыклары барлыкка килгәнче туңдырырга кирәк. Кабыгы-орлыкларыннан чистартмыйча гына боҗралап  яки шакмаклап турарга да, тактага тезеп яки капчыкка  тыгыз итмичә генә тутырып, суыту камерасына куярга. Кышын рагу әзерләү яки яшелчә ашына кушып җибәрү өчен менә дигән ризык булачак!
Помидорга килгәндә, аны  блендер белән пюрега әйләндереп, боз формаларына  (кечкенә пластик савытларга булса да ярый – хәзер кибеттә аларның ниндие генә юк) тутырып катыру әйбәт.  Аеруча боз формаларына тутырып катырылган кечкенә генә порцияләр ашка яки соуска өстәп җибәрү өчен бик уңайлы. Бары тик вак помидорларны гына бөтен килеш катыру кирәк.
Брокколи, чәчәк кәбестә һәм брюссель кәбестәсе. Бу нигъмәтләр бакчагызда үсмәсә, белеп торыгыз: хәзер аларның иң арзанлы вакыты. Кышын килосы 100әр сумнан артып киткән бу яшелчәләрне бөтен витаминнарын саклап, кышка әзерләп куюдан да яхшысы юк, димәк. Җиңелчә генә юып чистартканнан соң, кәбестәне, чәчәкләрен таркатып (Брюссель кәбестәсен бөтен килеш кенә), катырабыз. Бер-берсенә ябышмасыннар өчен тактага җәеп яки целлофан капчыкка җиңелчә генә тутырып катырырга кирәк. Ә инде каткач, барысын бергә тутырырга.

Исегездә тотыгыз!
Җиләк-җимеш, яшелчәне целлофан капчыкларга (каптырмалы булса, тагын да әйбәтрәк), пластик контейнерга тутырып һәм калын фольгага төреп (монысы яшел тәмләткечләрне туңдырып кую өчен әйбәт – алар каралып китмәячәк һәм барлык файдалы үзенчәлекләрен саклап калачак) туңдыру кирәк. Капчыкларны шыплап тутырмаска. Туңдырырга куелган әйберләр брикет рәвешенә китерелеп, калынлыгы 4 сантиметрдан артмаска тиеш.
Туңдырып саклау өчен бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан, камыр ризыклары формалары, боз формаларыннан да файдаланырга мөмкин.
Ә инде суыту камерасында барысы да бер төслегә әйләнгән нигъмәтләр арасында «адашып» калмас өчен  махсус лейбл (теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатыла) кулланырга була. Ул капчыкка яки савытка бик җиңел генә ябыша. Анда кирәкле барлык мәгълүматлар язып куела. Бу хуҗабикәнең эшен бермә-бер җиңеләйтә.
Фото ясалма интеллект иҗаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш