Киңәш-табыш

Майда кыздырылган ризык нык зыянлы

Табиб әйтте.

«Омега-6» май кислотасына бик бай дип саналган ризыклар бар. Аларны еш һәм күп куллану сәламәтлеккә зарарлы икәнлеген күпләр белми. Эндокринолог, диетолог Антон Поляков әйтүенчә, майда кыздырылган вак бәлеш, камыр эчендәге сосискалар организм өчен бик зарарлы. Чөнки мондый ризыкларны еш аша кандагы шикәрне күтәрә, майда кыздырылу нәтиҗәсендә «омега-6» май кислотасы чамадан тыш күп барлыкка килә һәм организмдагы ялкынсынуны көчәйтә. Эш шунда: «омега-6» кан оешуга җавап бирә. Ә аның күплеге кан тамырларын тарайтып, тромблар барлыкка китерергә мөмкин, дип кисәтте табиб.


 


киңәш-табыш

Нет комментариев