Блогер Илүзә Хөснетдиновадан – кабымлыклар
Аш-су блогеры яңа ел табынына 3 төрле кабымлык рецепты тәкъдим итте.
Беренче кабымлык өчен юка ләвәш, майонез, кореяча кишер кирәк булачак. Ләвәшкә майонез сыларга, кореяча кишер салырга һәм рулет итеп төрергә.
Икенче кабымлыкка ләвәш, йомшак сыр (сливочный), ветчина кирәк. Ләвәшкә сыр ягарга, түгәрәк һәм юка итеп киселгән ветчина тезеп рулет ясарга.
Өченче кабымлык эремчекле сыр (яки майонез, йомшак сыр), яңа өзелгән кыяр, йомырка, тозлы кызыл балыктан ясалачак. Ләвәшкә сыр ягарга, кыярны саламлап, балыкны телемләп турарга һәм өч буй итеп ләвәшкә салырга, рулет итеп төрергә һәм телемләп кисеп өстәлгә куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев