Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Быел помидор утырту өчен нинди көннәр иң уңышлы булачак?

Үсентеләрне җылытылган теплицага чыгаручылар гыйнвар һәм февраль айларында ук чәчү эшләрен башлый ала.

Помидорны барлык бакчачылар да бик яратып үстерә, бу — мөгаен, иң популяр яшелчәдер. Шуңа да күпләр орлык чәчүгә кышкы айларда үк әзерләнә дә инде. Мул уңыш алу өчен Ай календаре буенча быел помидорны кайчан утыртырга?

Үсентеләрне җылытылган теплицага чыгаручылар гыйнвар һәм февраль айларында ук чәчү эшләрен башлый ала.

Агымдагы елның гыйнварында помидор, татлы борыч орлыгын чәчү өчен иң уңышлы көннәр: 18-20, 23, 24. Бу көннәрдә үсеп килүче Ай иң уңдырышлы йолдызлык билгеләрендә булачак. Шулай ук, 14, 15, 30, 31 гыйнвар да утырту өчен уңайлы көннәр буларак билгеләнә. Ә менә 11 һәм 25 гыйнвар — уңайсыз көннәр.

Быел 15, 16, 19-21 февраль орлык чәчү өчен иң яхшы көннәр санала. 1-3, 7, 8, 11, 12, 27-29 февральдә дә уңайлы көннәр булачак. 10 һәм 24 уңышсыз көннәр санала.

Мартта чәчү өчен иң яхшы вакыт: 13, 14, 18, 19 көннәре. 1, 2, 5, 6, 9, 26-29 мартта да утырту эшләре белән шөгыльләнергә уңайлы көннәр булачак. Язгы чәчү эшләрен 10 һәм 25 мартта башкару катгый тыела.

Үсентеләрне җылытылмаган теплицага чыгаручылар чәчү эшләрен мартта башкарса, яхшырак. Помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утыртырга да була. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак дип яза https://kiziltan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт