Эремчекле пирог
Кирәк: 200 грамм ак май, 2 стакан он, 2 аш кашыгы шикәр комы.
Шуларны бергә кушып болгатабыз, валчык ясыйбыз, яхшылап уабыз.
Эчлеге: 500 грамм эремчек, 1 стакан шикәр комы, 6 йомырка.
Табага валчыкның бер өлешен җәябез, аннары эчлеген агызабыз, соңыннан калган валчыкны сибеп куябыз. Кайнар мичтә 35-40 минут пешереп алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев