Мин аерылышу яклы, хатын – каршы. Нишләргә?
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Ирем белән 5 ел язылышып яшибез, уртак балабыз бар. Аерылышкан очракта баланың минем белән яшәвен телим. Әгәр минем даими эш урыным һәм фатирым булса, ә әтисенең кереме югарырак булса, суд баланы әтисе белән калдыра аламы?
Җавап:
– Суд бала мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә (РФ Гаилә кодексының 65 маддәсе). Әгәр сезнең уртак балагызга 10 яшь тулган икән, суд аның кем белән яшәргә теләве турындагы фикерен (әгәр бу аның мәнфәгатьләренә каршы килмәсә) исәпкә алырга тиеш (РФ Гаилә кодексының 57 маддәсе). Әтисенең кереме – хәлиткеч фактор түгел. Суд түбәндәгеләрне бәяли: баланың әтисе һәм әнисе белән мөнәсәбәте, аларның әхлакый сыйфатлары, эш режимы, яшәү урыны булуы, тиешенчә үсешне тәэмин итү мөмкинлеге. Әгәр эшегез бар, керемегез даими, үз яшәү урыныгыз бар икән, шулай ук бала белән сезнең арада мөнәсәбәтләр эмоциональ яктан ныклы булса – баланы сезнең белән калдыру ихтималы зур. Суд психологик-педагогик экспертиза билгеләргә мөмкин. 2024 елның «Суд практикасы күзәтүе» документыннан күренгәнчә, РФ Югары Суды ата һәм ананың хокуклары тигез, дигән принципны раслады (баланы анасы белән калдыруга өстенлек бирү үткәндә калды). Суд шуны күрсәтте: ата-ананың берсенең матди-көнкүреш хәленең өстенлеге баланы аңа тапшыру өчен ныклы нигез булып тормый. Иң мөһиме – бала белән ата-ана арасында урнашкан аралашу тәртибе һәм бала өчен психологик яктан уңайлы шартлар.
Нет комментариев