Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иммунитетны нәрсә ныгыта?

Сары мәтрүшкәне көнгә 2 тапкыр эчсәң, кан әйләнеше яхшыра.

– Сары мәтрүшкә төнәтмәсе. Ул тынычландыра, организмдагы ялкынсынуны киметә, кан әйләнешен яхшырта. Аны ясау өчен 5 грамм сары мәтрүшкәгә 200 мл кайнар су салып төнәтергә кирәк. Көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәсе. 
– Тешләрне кокос мае белән чайкау. Аны шундук төкереп ташларга ашыкмагыз. Биш минут дәвамында авызны, тамакны кокос мае белән чайкап торуның шифасы әйтеп бетергесез зур.
– Ромашка. Ул ялкынсынуларны бетерә, кан әйләнешен яхшырта, авыртуны баса. Аның төнәтмәсен ясау өчен 5 грамм ромашкага 1 стакан кайнар су салып, 10 минут көтәргә кирәк. Шуны 0,5 стакан күләмендә йокларга бер сәгать кала эчәргә.
– 1-2 канәфер бөртеген чәйнәү дә иммунитетны ныгытуга зур өлеш кертә. 1 чәй кашыгы канәфер яфрагын кайнар суда төнәтеп эчәргә дә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр