Киңәш-табыш

Кабактан витаминлы сок

Киңәш-табыш.

Әзерләү өчен кирәк: 4 кг кабак, 4 литр су, 2 әфлисун, 2 лимон, 4 г лимон кислотасы, 700 г шикәр комы. Кабыгы әрчелгән кабакны турап, өстенә түбәндә су салып, плитә өстенә утыртабыз.Әфлисун белән лимонның кабыгын әрчеп, кабыкны кабак янына кәстрүлгә салабыз, барысын бергщ егерме минут пешерәбез.

Шул арада лимон-әфлисунның йомшагыннан сок чыгарып әзерләп куябыз.
Кабакны уттан алып суытырга куябыз. Суынгач блендер белән изәбез, яки эре иләк аша чыгарабыз. Әзер массага әфлисун белән лимон согын, шикәр комын, лимон кислотасын өстибез. Яхшылап туглыйбыз. Бик куе булса, су кушарга да була.

Әзер массаны утка куеп, берничә минут кайнатып алабыз. Аннары чиста банкаларга салып, капкачлыйбыз.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәш-табыш рецептлар

Нет комментариев