Киңәш-табыш
Кәбестә тозлау ЫСУЛЫ
1688
0
0
Тозлау өчен кирәк: 2 кг кәбестә, 2-3 кишер, 3-4 тырнак сарымсак, укроп орлыгы.
Тозлыкка: 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе.
Кәбестәне кухня комбайнында ваклап туратам, кишерне ярымбоҗралап, сарымсакны вак итеп турыйм. Укроп орлыгы сибеп, барысын бергә болгатам да өстенә кайнар тозлык агызам. Суынгач, суыткычка куям.
Икенче көнгә үк ашарга да була. Гадәттә, 2-3 ай саклана. Табынга куйганда, суын сөзеп, көнбагыш мае белән (бер аш тәлинкәсе кәбестәгә 2-3 аш кашыгы май) болгатып куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев