Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Килен кешегә нинди кагыйдәләр үтәргә?

Киленгә түбәндә язылган кайсыбер кагыйдәләрне үтәү бер дә артык булмас

* Иң мөһиме бер нәрсәне истә тотыгыз – кайнана йортында яши башларга карар кыласыз икән, сез өйдә инде бер хуҗабикәнең барлыгы турында онытмаска тиешсез. Сезгә өйдә булган кануннарны өйрәнергә, бу гаилә саклап килә торган традицияләрне хөрмәт итәргә, бу өйгә генә хас кагыйдәләрне үтәргә бурычлы булачаксыз.

* Өйдә нинди генә конфликт килеп чыкса да, бөтен нәрсәдә үз фикерегезне әйтергә өйрәнегез. Әле алай гына да түгел, йөрәгегез кушуы буенча эшләгез. Монда үтә дә нечкә күңелле булу, акыл белән эш итү, сабыр итү сорала.

* Беркайчан да ирегезгә кайнана турында начар сүз әйтмәгез, аңардан зарланмагыз. Яраткан кешегезне ике ут арасында калдыру бер дә дөрес эш түгел. Монда киресенчә, ирегез каушап калырга, проблеманы ничек итеп хәл итәргә икәнлеге турында уйлап та чыгара алмаска мөмкин. Исегездә тотыгыз: кайнана – ирегезнең әнисе, аңа карата һәрвакыт хөрмәт белән карагыз.

* Беркем белән дә, ә бигрәк тә кайнана белән, ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне сөйләшергә ярамый. Бу проблеманы да чишмиячәк, әле алай гына да түгел, арада булган мәхәббәтне дә сүндерәчәк, законлы никахны да юк итәчәк. Ир белән хатын арасындагы – ике кеше арасында гына булырга тиеш.

* Гаиләдә ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, монда кайнаны гаепләү бер дә дөрес әйбер түгел. «Улына тиешле тәрбия дә бирә алмаган. Артык иркәләгән! Чын ир-егет мондый була ди мени?!» Әлеге дә баягы фикерләрегезне тиз арада күз уңыннан югалтыгыз. Сез үзегез әлеге кешене законлы ирегез итеп сайлап алгансыз, монда бер кеше дә гаепле түгел. Үз эш-гамәлләрегезгә җаваплылык алырга өйрәнегез.

* Кайнанагыз биргән киңәшләрне игътибар һәм хөрмәт белән кабул итеп алыгыз. Мисалга, кайнанадан хуҗалыкта килеп чыга торган сорауларга җавап табарга, гел булмаса, ниндидер тәмлюшкәнең рецептын сорарга була. Сезгә моны сорау авыр түгел, ә кайнаның шушы кечкенә генә әйбергә дә күңеле булачак.

* Ниндидер вак күңелсезлекләргә юмор белән карагыз.

* Кайнанага бүләкләр бирергә онытмагыз. Аның өчен бернинди дә сәбәп кирәк түгел. Ул бүләкнең кыйбатлы булуы да мөһим түгел. Сез кайнанага карата үзегезнең яхшы мөгамәләдә булуыгызны күрсәтәчәксез.

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык