Кышка кәбестә тозлау рецепты
Бу рецепт белән әзерләгәндә кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.
Тозлау өчен 3-3,5 кг. кәбестә (туралган), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 уртача зурлыктагы кишер кирәк.
Яшелчәләрне турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз. Тозның уртача эрелектәгесен, экстра булмаганын һәм йод кушылмаганын алабыз. Кәбестәне һәм кишерне, тоз һәм шикәр сибеп, камыр баскан кебек итеп, суы бүленеп чыкканчы изәбез. Кәбестәнең күләме кимегәч һәм суы бүленгәч, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, тирән тарелкага утыртабыз. Суты кәбестә өстенә чыгарга тиеш.
Кәбестә 2-3 көн тозлана, бу вакыт эчендә ул әчи һәм суты күтәрелеп, тәлинкәгә агып чыгарга мөмкин. Капкач ябу кирәкми, өстен марля белән капларга була. Көн саен 4-5 тапкыр агач таяк яки кашык белән төбенә кадәр тишкәләп, банка эчендә җыелган углекислы газны чыгарабыз. Кәбестә тозланып беткәч тәмләп карыйбыз һәм салкын урынга сакларга куябыз.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев