Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Кышын да кояш күзлеге киегез!

Күпләр: «Кышын – кояш сирәк чыга, аның зарары юк, шуңа күзләрне дә сакларга кирәкми», – дип уйлый.

Әмма бу хата. Кышкы айларда, бигрәк тә февральдә, кояш нурлары күзләр өчен шактый куркыныч була ала.
Ни өчен?
Кышын кояш түбән почмактан чыга, шуңа күрә нурлар турыдан-туры күзгә килеп бәрелә. Өстәвенә кар да кояш нурларын чагылдырып, күзләргә җибәрә. Бу исә катаракта, макулодистрофия һәм башка проблемаларга китерергә мөмкин.
Нәрсә эшләргә?
Кышкы урамда, бигрәк тә аяз көннәрдә, UV-фильтрлы кояш күзлеге киегез. Кара, яшел яки коңгырт төстәге линзалысына өстенлек бирегез. Күзлекне машинада йөргәндә дә кияргә кирәк, чөнки юл өстендәге кар һәм боз да нурларны бик каты чагылдыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш