Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Майны кайчан алыштырырга?

Газ педале белән артык мавыгу да майларның тиз тузуына китерә, ди белгеч.

«АвтоВзгляд» порталы авторы Ефим Розкин сүзләренчә, майны елга бер тапкыр яки билгеле бер километражга җиткәч (транспорт чарасының документында күрсәтелә) алыштырырга киңәш ителә. Әмма, мәсәлән, таксистларга моны ешрак эшләргә кирәк. Таксида йөрүче автомобильләр интенсив файдаланыла, нәтиҗәдә моторлы май деградацияләнә һәм гадәттәгедән тизрәк искерә, яна дип аңлата Розкин.

Авыл җирлегендә яшәүче һәм каты өслексез юлларда йөргән автомобильчеләргә дә майны ешрак алыштырырга киңәш итәләр.
Газ педале белән артык мавыгу да майларның тиз тузуына китерә, ди белгеч.

Май озак вакыт тик торган машиналарда да деградацияләнә, шуңа күрә атнага бер-ике тапкыр булса да моторны кабызырга кирәк, чөнки, температура югары булып, двигательнең узеллары майланмый тору аерым детальләрдә тутыгу барлыкка китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев