Микродулкынлы мичне ничек юарга?
Киңәш-табыш

Микродулкынлы мичне ничек юарга?

Белеп торыгыз.

1.    Аш серкәсе. Ике стакан суны 9%лы уксус белән болгатып аерым савытка салырга, мичкә 5 минутка куярга. 10 минуттан соң мичне ачып пычрагын дымлы чүпрәк белән чистартырга.
2.    Лимон согы. Ярты литр суга 4 кашык лимон согы, яки 1 кашык лимон кислотасы салырга. 5 минутка мичкә куярга, сүндергәч 15 минут узгач җебегән майларны сөртеп алырга да була.
3.    Сода. Ярты литр суга 1 аш кашыгы сода салып болгатырга, микродулкынлы мичкә 5 минутка куярга. 15 минут узгач мичнең эчке ягын чүпрәк белән чистартырга. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Файдалы киңәш

Нет комментариев