Орлыкларны дөрес сайлагыз
Апрельдә, кар эреп беткәндә һәм туфрак җылына башлауга, бакча хуҗалары өчен иң җаваплы чор җитә.
Бакчада язгы эшләрне вакытында үткәрү бик мөһим, чөнки үсемлекләрнең сәламәтлеге, уңышның сыйфаты һәм күләме, шулай ук участокның матурлыгы нәкъ менә шуңа бәйле.
«Ни чәчсәң, шуны урырсың» — бу халык зирәклеге һәр бакчачы өчен төп кагыйдә булып тора!
Иртә яз — чәчүлек материал сатып алу өчен иң яхшы вакыт. Кибетләрдә, бакча үзәкләрендә, интернетта тәкъдим ителгән уңышлы сортлар, күршеләр киңәше - бу төрлелек арасында ничек ялгышмаска һәм сыйфатлы орлыкларны ничек сайлап алырга?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре Чаллының «Садовый центр» сәүдә комплексы сатучы-консультанты белән очраштылар.
Белгеч биргән файдалы мәгълүмат белән бүлешәбез. Орлык сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
• Төрү төре (упаковка): Бөтен һәм коры упаковкада орлыклар дөрес саклана. Чыланган яки ертылган пакеттагы материалны сатып алырга киңәш итмибез, чөнки бу яраксыз товар санала.
• Яраклылык срогы: Һәр упаковкада яраклылык срогы һәм орлыкларны максималь нәтиҗәле чәчү кагыйдәләре күрсәтелгән.
• Җитештерүче: Танылган компанияләр үз репутацияләрен саклыйлар. Халык арасында популяр булган агрофирмаларны сайларга киңәш итәбез.
• Вегетация чоры һәм сортлылык: Салкын климатлы төбәкләр өчен иртә өлгерешле сортлар яхшырак. Илнең көньяк өлеше өчен уртача һәм соң өлгерешле культура төрләрен сайларга киңәш итәбез.
Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре, үз чиратында, РФ 2020 елның 31 декабрендәге 2463 карары белән расланган, алмаштырырга һәм кайтарырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 13 нче пункты нигезендә, хайваннар һәм үсемлекләрнең (орлыклар, үсентеләр, тере чәчәкләр һ.б.) кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар булуын хәбәр итәләр.
Көнкүрешнең теләсә кайсы өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз туса, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, компетентлы хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
«Кайнар линия» телефоны: 8(8552) 71-43-03
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев