Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Петунияне ничек үстерергә?

Бу матур чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү түземлек һәм зур игътибар таләп итә.

Чәчәкләрне орлыктан үстерү җиңел эш түгел, һәркайсының үз сере бар.

Мәсәлән, петуния һәм флокс орлыклары бик вак һәм аларны үстерү зур түземлек таләп итә. Бу орлыкларны алдан әзерләнгән җиңел, дымлы туфрак өстенә берәмләп салып чыгарга һәм сак кына пульверизатордан су сиптерергә кирәк.

Өстен пленка яисә пластмасса контейнер капкачы белән каплап, якты урынга куегыз. Көн дә иртән өстен ачып җилләтергә, капкачка җыелган конденсатны тазартырга онытмагыз.

Орлыклар шытып чыккач та өстен ачып куярга ашыкмагыз, үсентеләр ике атна чамасы капкач астында үсәргә тиеш. Тик әледән-әле җилләтеп һәм су сибеп торыгыз.

 

 

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев