Помидор һәм борычларда кара таплар барлыкка килсә
Бу кальций җитмәгәннән шулай була. Әле үсемлек авырый гына башлаган икән, андый яшелчәләрне өзеп ату кирәк.
Ә калганнарына исә бер чиләк 1 литр авыл сөте кушып сибү файдалы булачак. Шулай өч тапкыр сибәргә кирәк. Шулай ук үсмлек төбенә 1 литр суга 100 грамм акбур эретеп сибү дә файдага булачак.
Әгәр дә инде авыру артык киң җәелгән икән, ул очракта хом, ягъни бакыр хлорокисе ярдәмгә киләчәк. Үсентеләрнең тамырларына зыян салмыйча гына һәрвакыт йомшартып тору да кирәк. Суны ешрак сибәргә киңәш ителә.
Фото: ogorodoved.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев