Помидор орлыгын кайчан утыртырга?
Киңәш-табыш

Помидор орлыгын кайчан утыртырга?

Бу көннәрдә иң яхшы уңыш бирердәй үсентеләр борын төртәчәк.

Орлык чәчүгә керешкәнче Ай календаре буенча моның өчен иң уңайлы көннәрне билгеләргә кирәк. Интернет чыганакларга күз салсак, белгечләр безгә алдагы өч айда түбәндәге көннәргә игътибар итәргә куша.  

Февраль: 11-16, 19-22
Март: 1-6, 12-14, 18-23, 27-31
Апрель: 1-3, 6-7, 9-11, 14-21

Помидор үсентеләре җитди авыруларга юлыкмасын өчен утырту алдыннан барлык орлыклар зарарсызландырыла. Дезинфекция йомшак марганец эремәсе ярдәмендә үткәрелә. Аны әзерләү өчен 200 миллиграмм суга 2 грамм марганец кушыла, шуннан соң катнашма җентекләп болгатыла. Марганецта бөртекләрне 40 минутлап тотарга кирәк.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев