Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Помидорлар, борычларда кара таплар барлыкка килсә, нишләргә?

Теплицада утыра торган помидорлар һәм борычларда еш кына кара таплар барлыкка килә. Бу кальций җитмәгәннән шулай була.

Әле үсемлек авырый гына башлаган икән, андый яшелчәләрне өзеп ату кирәк. Ә калганнарына исә бер чиләк суга 1 литр авыл сөте кушып сибү файдалы булачак. Шулай 3 тапкыр сибәргә кирәк. Шулай ук үсемлек төбенә 1 литр суга 100 грамм акбур эретеп сибү дә файдага булачак. Әгәр дә инде авыру артык киң җәелгән икән, ул очракта хом, ягъни бакыр хлорокисе ярдәмгә киләчәк. Үсентеләрнең тамырларына зыян салмый гына һәрдаим йомшартып тору да кирәк. Суны да сирәк сибү киңәш ителми. Җир нык кипкән очракта, үсемлекләр туфрактан тиешенчә витаминнар ала алмаячак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев