Рәфисә Әхмәтовадан алмадан тәмле кайнатма рецепты
Ингредиентлар: Алма – 5-6 кг Су – 1 стакан Шикәр комы – 6 кг
Эре алмаларны әйбәтләп юабыз, аннары кабыгын әрчеп, телемләп турыйбыз. Шул чистартылган алмаларга су һәм 3 кг шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Бераз өстәл өстендә тотабыз, шул арада алмага шикәр комы тагын да яхшырак сеңәчәк. Соңыннан исә алмаларны газ өстенә куябыз да, алтынсу кызыл төскә кергәнче кайнатабыз. Кайнатма озак кайнарга тиеш, тиз генә кайнаганының бернинди тәме дә булмаячак.
Алга таба вареньены газ өстеннән алабыз да, тагын 3 кг шикәр комы өстәп, болгатып алабыз. Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Искәрмә: банкаларны тутырып бетермәгез. Тәмле алма кайнатмасына капкачларның тимер тәме сеңмәсен.
Бик тәмле кайнатма була! Безнең гаиләбез бик яратып ашый аны! Сез дә ясап карагыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев