Сару кайнаса нишләргә?
Киңәш-табыш

Сару кайнаса нишләргә?

Белгеч киңәше.

Сару кайнау (изжога) кебек рәхәт булмаган күренеш белән һәркем үз гомерендә сирәк булса да очрашадыр.

Гастроэнтеролог Джозеф Салхаб бу очракта хәлне җиңеләйтүче ризыкны ачыклаган. Ул банан икән. 

Эксперт аңлатканча, каһвә, помидор, алкоголь, ачы яки майлы ризыклар ашказаны кислотасын арттыра һәм сару кайнатуны көчәйтә ала. Шул ук вакытта бананда кислота аз һәм клетчатка күп, бу ашказаны юлының лайлалы тышчасын тынычландыра ала. Миндаль, брокколи һәм кәбестә дә изжогадан ярдәм итә ала дип билгели белгеч.

Фото freepik.com сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


белгеч киңәше

Нет комментариев