Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Савыктыручы эчемлекләр

Авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән кулланырга кирәк.

Соңгы көннәрдә республикабызда кабат салкын тиеп авыручылар саны артты. Грипп, ковид, ОРВИ... Ел әйләнәсе нәрсә генә янамый хәзер безнең организмга! Салкын тию, вируслы авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән файдалы җылы эчемлекләр кулланырга кирәк. Менә алар:
– Акмай һәм бал кушылган җылы сөт. Бу эчемлек савыгуны тизләтә, аеруча тамак авыртудан һәм ютәлдән файдалы. Сөтне кәстрүлдә 60 градуска кадәр җылытыгыз һәм бераз эретелгән акмай һәм бал кушыгыз. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, ромашка төнәтмәләрен дә кушарга була. Җылы килеш эчегез.
– Мүк җиләге белән имбирдән морс ясап эчсәгез, иммунитетыгызга зур ярдәм булыр. Шикәр урынына бал кушсагыз, тагын да файдалырак.
– Лимонлы коктейль. Халык медицинасына ышанучылар бу эчемлек салкын тиюне бер-ике көндә юк итә, ди. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.
– Кайнар чәйгә лимон, имбир, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев