Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Хатын белән аерылыштык. Балам белән очрашуны ничек билгеләргә?»

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: Минем соравым мондый. Без хатыным белән аерылышабыз – шулай килеп чыкты. Уртак балабызга ике яшь. Аерылырга мин каршы түгел, тик улым белән күрешеп торасым килә. Суд ашамы, судсызмы, бала белән күрешү графигын, төгәлрәк әйткәндә, очрашуның атнаның кайсы көнендә булачагын, вакытын, урынын билгели аламмы?

Жавап: Судка Сез хатыныгыз белән килешә алмаган очракта гына мөрәҗәгать итә аласыз. Судсыз гына булганда баладан аерым яшәүче ата-ананың хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе турында язма формада үзара килешү төзергә хокуклы. Хатыныгыз белән үзара килешүне гади, язма формада төзергә яки нотариуста раслатырга мөмкин. Бу документта тәгаен көннәрне, вакытны билгеләргә була. Хатыныгыз мондый килешү төзүдән баш тартса, бала белән аралашу тәртибен билгеләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев